news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда +33 градус эссе булачак

24 август көнне Татарстан Республикасында +33 градуска хәтле эссе булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн аз болытлы, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +9..+14, көнбатыш районнарда +18 градус булыр дип көтелә. Һава көндез +28..+33 градуска кадәр җылыначак, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot