news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда 32 градус эссе булачак

Иртәгә Татарстанда 32 градус эссе булачак
Владимир Васильев

Иртәгә, 8 август көнне, Татарстанда көндез +30...+32 градус эссе булачак. Төнлә +16...+18 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

9 август көнне алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Температура төнлә +15..+20 градус, көндез +28..+33 градус эссе булачак.

10 август көнне шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә +15..+20 градус, көндез +28..+33 градус эссе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100