Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстан Республикасы башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә
Иртәгә Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15 процентка арзанракка сатып алачак.
Ярминкә иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез: бу елны оештырылган язгы ярминкәләрдә шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз