news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына бушлай кереп булачак

Иртәгә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына бушлай кереп булачак
Илнар Төхбәтов/архив

Иртәгә Татарстан халкы һәм республика кунаклары Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына түләүсез керә алачак.

«Габдулла Тукай әдәби музее, Алексей Горький һәм Федор Шаляпин музее, Ленин музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Евгений Боратынский музее, Печищедагы Янка Купала музее һәм Красновидоводагы Алексей Горький музее, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Шәриф Камалның мемориаль фатирына (Татар китабы йорты) бушлай кереп була», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә ала, дип хәбәр итә Казан мэрия порталы.

news_right_1
news_right_2
news_bot