news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла

Иртәгә Татарстан Милли китапханәсендә 13:30 сәгатьтә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100