news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстан башкаласында муниципаль машина кую урыннары түләүсез эшләячәк

Иртәгә, 27 майда, Корбан бәйрәмен уздыру сәбәпле Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бу көнне шәһәр халкын мәчетләргә илтеп җиткерү өчен берничә җәмәгать транспорты 2:15 сәгатьтән йөриячәк. Гадәттәгедән иртәрәк 6, 10, 15, 30 нчы номерлы автобуслар һәм 2 нче номерлы троллейбус эшли башлаячак.

Муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 га кадәр алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot