news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «Шүрәле» спектакле балетның 80 еллыгы уңаеннан күрсәтелә

Иртәгә «Шүрәле» спектакле балетның 80 еллыгы уңаеннан күрсәтелә
фото: Татар дәүлә Опера һәм балет театры архивыннан театрның матбугат үзәге тәкъдим итте

Иртәгә, 15 мартта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты күрсәтелә.

«Спектакль балет премьерасының 80 еллыгына һәм ТАССРның халык артисты Сания Хантимерованың юбилеена багышлана», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльдә төп партияләрне Александра Елагина (Сөембикә), Илнур Гайфуллин (Былтыр), Олег Ивенко (Шүрәле), шулай ук, Ольга Алексеева, Наил Салеев, Аза Апакина, Станислав Сырадоев башкара. Дирижер - маэстро Ренат Салаватов.

  • «Шүрәле» балеты 1941 елда Мәскәүдә буласы Татар сәнгате декадасы өчен әзерләнә башлый. Ленинградтан танылган хореограф Леонид Якобсон чакырыла. Әмма Бөек Ватан сугышы башлануы аны әзерләп бетерергә мөмкинлек бирми. Балет премьерасы 1945 елның мартында була. Хореографлар - Леонид Жуков һәм Гай Тагиров, куючы рәссам - Петр Сперанский, куючы дирижер - Ильяс Әүхәдиев.
  • 1950 елда Леонид Якобсон «Шүрәле»нең үз хореографик версиясен Санкт-Петербургның Мариин театрында чыгара. Әлеге куелыш Сталин премиясенә ия була.
  • 1970 елдан Казанда да «Шүрәле» балетының Леонид Якобсон хореографик версиясе бара.
  • ТАССРның халык артисты Сания Хантимерова «Шүрәле» балетында Сөембикә ролен башкарган. 1966 елдан Л.Бордзиловскаяның хореографик версиясе, 1970 елдан Леонид Якобсонның хореографик версиясе башкарылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100