Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәттеләр
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстанда көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шул хакта кисәттеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада төнлә 20 метр тизлектәге һәм көндез 23 метр тизлектәге җил көтелә.
Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә һәм шунда калырга, балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.
Әгәр урамда булсагыз, көчле җилдән җир асты юлында яки подъездларда яшеренергә кирәк. Йорт диварлары, җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналар янында җилдән яшеренү ярамый, шулай ук реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк.
Көчле җил вакытында зур агачлардан сакланыгыз, алар янына машина куймагыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз