news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Мунчәли укуларында танылган хәзрәтләрнең вәгазьләре яңгыраячак

Иртәгә Мунчәли укуларында танылган хәзрәтләрнең вәгазьләре яңгыраячак
фото: https://dumrt.ru

19 августта Чүпрәле районында XVI Мунчәли укулары узачак. Быелгы укуларның төп темасы «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән.

Әлеге чарага республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән: Чувашия Республикасы, Ульяновск, Мордовия, Пенза, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук Чүпрәле районының мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр килә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

10.00-12.00 сәгатьтә Дини җыен үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгыраячак.

Чүпрәле мөхтәсибәте дини җыенга үз өлешен кертеп, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның чыгышларын тәкъдим итәчәк. Алар Коръән сүрәләре укый, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкара, догалар укый. Программаны Мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерли.

Көн дәвамында махсус чатырларда тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча остаханәләр эшлы. Мастер-классларны Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр алып бара.

Быел Мунчәли укулары Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100