Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казаннан аэропортка йөрүче электропоездлар расписаниесе үзгәрә
Казан-1 тимер юл вокзалыннан, Вахитов һәм Каенлык станцияләреннән аэропортка йөрүче электропоездлар 19-25 октябрьдә үзгәртелгән график буенча җибәреләчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясендә хәбәр иттеләр.
Бу БРИКС саммитын уздыру чорында Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездларының расписаниесенә төзәтмәләр кертү белән бәйле.
Шул ук вакытта бу юнәлештә пассажирлар йөртү өчен шәһәр яны поездлары саны саклана: Казан-1 тимер юл вокзалыннан аэропортка 9 поезд йөриячәк, кире юнәлештә – 11.
Алар барысы да Вахитов һәм Каенлык станцияләрендә туктала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, БРИКС илләре саммиты вакытында электропоездлар - бу юнәлештә иң уңайлы һәм тиз транспорт.
Пассажирлар шәһәр яны поездларында йөрү расписаниесе һәм шартлары буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» компаниясе сайтында, шәһәр яны билет кассаларында һәм мәгълүмат хезмәтендә алырга мөмкин: 8-800-550-53-93.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз