Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Ял көннәрендә Татарстанда яшәүчеләрне яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтә.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Синоптиклар кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен вәгъдә итәләр, яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +14..+16 градус тәшкил итәчәк, ә көндез +22..+24 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 23 июльдә, төнге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр һәм +11..+16 градус җылылык көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз, термометр баганалары +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптикларның алдан фаразлавынча, дүшәмбе, 24 июльдә, төбәктә яңгырлар, яшен һәм көндез +20..+25 градуска кадәр температура белән тотрыксыз һава торышы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз