news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда «Татарча диктант»ны ике мәйданчыкта язарга мөмкин

Иртәгә Казанда «Татарча диктант» акциясе уза. Диктантны ике зур мәйданчыкта, студентлар, галимнәр, язучылар белән бергә язарга мөмкин булачак. Теләгән һәр кеше килеп, татар теле буенча үзенең белемнәрен тикшерә ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 апрель 10:00 – Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2 йорт. 3 кат, актлар залы).

24 апрель 13:20 – Казан дәүләт энергетика университеты (Мулланур Вахитов урамы, 18 / Красносельская урамы, 51кД.Д-104 аудиториясе)

  • Быел «Татарча диктант» 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак. 24 апрельдә диктантны Татарстанда, 25 апрельдә Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә язачаклар. Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
  • Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала.
news_right_1
news_right_2
news_bot