news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда «Порт» сәүдә үзәге янында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты эшли

Иртәгә, 9 мартта, 11.00 сәгатьтә Казанда Оренбург трактында «Порт» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләячәк.

Сайлап алу пункты белгечләре теләге булганнарга контракт төзү шартлары турында сөйли, вазифа, хезмәт урыны, яшь чикләве, ташлама, гарантия һәм акчалата түләүләр турында консультация үткәрә.

Мондый пунктны Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә ачканнар иде. Пункт 1 сәгать эшләү дәвамында 800дән артык казанлы хәрби хезмәт итү шартлары турында мәгълүмат язылган листовка алды.

Искәртик, Татарстанда 25 мартка кадәр Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 400 мең сум ала. Билгеләп үтик, РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән кешеләргә бүгенге көндә бер тапкыр 195 мең сум күләмендә акча түләнә. Республика предприятиеләреннән 205 мең сум өстәмә түләү каралган.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100