news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда Меңьеллык мәйданында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты эшләячәк

Иртәгә, 9 майда, 9.00 сәгатьтә Казанның Үзәк стадионы янында Меңьеллык мәйданында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктының палаткасы җәелдереләчәк. Бу хакта «Татарстанда мобилизация» телеграм-каналы хәбәр итә.

Сайлап алу пункты белгечләре барлык теләүчеләргә контракт төзү шартлары турында сөйләячәк, шулай ук вазифа, булачак хезмәт урыны, яшь чикләве, ташлама, гарантия һәм акча түләү турында консультация үткәрәчәк.

Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен якындагы хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында сайтта яки 8 (800) 222 59 00, 8 (843) 221 44 52 яки 8 (843) 299‒17‒71 телефоннары («Батыр» үзәге) буенча белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100