news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тавыш кую дәресе була

Иртәгә, 11 апрельдә, «Светлая долина» паркында 5-6 яшьлек балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Матур сөйләү тыелмый!» дип аталган практик семинар узачак. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләм үстерү буенча белгеч сөйләм аппараты төзелеше турында сөйләячәк һәм тавышлар кую өчен күнегүләр үткәрәчәк.

Чара 18:00 сәгатьтә паркның ябык күшәгендә, Рәшит Нәҗметдинов урамындагы 11к4 нче йорт янында башлана.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot