news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда ислам дисциплиналары һәм гарәп теленнән Бөтенроссия олимпиадасы була

22-23 июньдә Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп телннән Бөтенроссия олимпиадасы уза. Быел олимпиада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган чаралар кысаларында уза.

Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкесия, Чувашия Республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 30 дан артык мөселман уку йорт студентлары катнашачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен олимпиадада катнашучы уку йортлары мөгаллимнәреннән – шәригать фәннәре өлкәсендәге галимнәр, фән докторлары, югары уку йортлары һәм мәдрәсә җитәкчеләреннән торган жюри бәяли.

Олимпиаданың максаты - ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиада барлык номинацияләр буенча тест рәвешендәге язма биремнәр нигезендә уза. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар телдән сөйләм күнекмәләрен, ә ислам дисциплиналары буенча көч сынашучылар Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белүләрен күрсәтергә тиеш булачак.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • Ислам хокукы;
  • Гарәп теле;
  • Ислам нигезләре;
  • Ислам хокукы (мәдрәсәләр).

Бөтенроссия олимпиадасын ачу 22 июньдә Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт адресы буенча Россия ислам институты актлар залында узачак. Чара 9:00 сәгатьтә башлана. Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 июньдә 10:00 сәгатьтә уза, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100