news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика премиясе җиңүчеләрен бүләклиләр

Иртәгә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика премиясе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйков катнашында Иҗтимагый совет утырышы узган. Көн тәртибенә «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2022» Республика премиясе номинантлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгару мәсьәләсе куелган.

«Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак», «Ел табибы» номинацияләренең җиңүчеләре билгеләнгән.

Җиңүчеләрне иртәгә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә игълан итәчәкләр.

Ел саен җиңүчеләрнең берсенә автомобиль бүләк итү традициясе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot