news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда «Байтирәк» бәйрәме уздырыла

Казанда чәршәмбе, 15 июль көнне, Горький исемендәге паркта «Байтирәк» бәйрәме уздырыла. Бу елгы чараның темасы – «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йоласы». Парк территориясендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән фольклор коллективлары җиде интерактив мәйданчыкта су белән бәйле йолаларны тәкъдим итәчәк. Программа буенча шулай ук төрле остаханәләр, әкиятләр аланы, балалар мәйданчыгы, интерактив уеннар, фотокүргәзмә, концерт оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бай эчтәлекле юбилей программасы казанлыларны, башкала кунакларын татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт халкының гореф-гадәтләре белән таныштыра, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Бәйрәм кунакларын чит-ят күзләрдән саклый торган әйберләр ясарга өйрәтәчәкләр, балчыктан савыт-саба ясау, туку һөнәре буенча остаханәләр каралган. Шулай ук милли аш-су остаханәсе уздырыла, анда кунаклар бергәләп «кош теле» әзерләп, хуш исле чәйдән авыз итә ала.

Яшь казанлылар өчен халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән әкият аланы һәм балалар өчен «Балыклар» мәйданчыгы әзерләнә. Мәйданчыкта һәр бала үз балыгын «тота» ала.

Кичә барышында кунаклар өчен «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йоласы. XX – XXI гасыр башы» фотокүргәзмәсе эшләячәк. Экзпозициядә архив фотосурәтләр, экспедицияләр вакытында тупланган сирәк кадрлар тәкъдим ителә.

Уен мәйданчыгында кунакларны фольклор-этнографик экспедицияләр вакытында республика күләмендә җыелган халык уеннарының бай мирасы белән таныштырачаклар.

Әлеге күркәм чара 18:00 сәгатьтә башлана.

  • «Байтирәк» мәгърифәтчелек проекты 2022 елдан Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Халыклары ассамблеясе белән бергә Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot