news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә ТР башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр өчен ваклап сату бәяләреннән 15% ка түбәнрәк бәяләр буенча продукция сатылачак. Яшелчә, ит һәм башка товарларны Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.

Сәүдә 15 мәйданчыкта 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331).

news_right_1
news_right_2
news_bot