news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә

Иртәгә, 4 октябрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15 процентка арзанрак бәягә сатып алачак.

Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр үткәрелә.

Бу елны оештырылган язгы ярминкәләрдә шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot