news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

Иртәгә, 14 декабрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Мәйданчыкларда халыкка яшелчәләр, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәяләреннән 15 процентка кадәр арзанрак бәядән тәкъдим итәчәкләр.

Сәүдә иртәнге алтыдан 13.00гә кадәр алып барылачак. Мәйданчыкларның адресын түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин.

Барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшереп торалар.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 14 сентябрьдә башланды. Көзге айларда мәйданчыкларда 496 млн сумлык товар сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot