news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казанда «Алтын битлек» театр премиясе чаралары кысаларында театраль йөреш үтәчәк

Иртәгә Казанда «Алтын битлек» театр премиясе чаралары кысаларында театраль йөреш үтәчәк
фото: "Алтын битлек" театр премиясенең матбугат үзәге

Иртәгә Казанда «Алтын битлек» театр премиясе чаралары кысаларында театраль йөреш үтәчәк.

«Бауман урамында - Качалов театрыннан башлап Шаляпин һәйкәленә кадәрге арада театральләштерелгән тамашалар була. Аннары катаншучылар Камал театрының тарихи бинасы янына күченә һәм тамаша шунда дәвам итә», – дип аңлата оештыручылар.

Театраль йөреш тамашалары Камал театрының яңа бинасына кадәр дәвам итә.

Казанда «Алтын битлек» театр премиясе программасы кысаларында иҗади очрашулар, лекцияләр, осталык дәресләре үтәчәк. Бу чаралар бүгеннән Милли китапханәдә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыкларында башланып китә.

Иртәгә иҗади очрашулар, лекцияләр, осталык дәресләре Камал театрының яңа бинасында да дәвам итәчәк.

  • Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале ачылу тантанасы да театраль йөреш белән башланган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot