Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачыла
Иртәгә Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Биш көн эчендә республика 127 кунак кабул итәчәк.
«Быел фестиваль үткәрү буенча икеләнүләр булса да, 44 илдән гаризалар алдык, 625 кинокартина тәкъдим ителде. Кунакларның географиясе гаять киң. Иран, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башкалар», – дип санап үтте кинофестивальгә багышланган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Фестивальдә Европа илләреннән дә кунаклар булачак. Исемлектә Германия, Франция вәкиле дә бар. Австралиядән дә киләләр. Кинофестиваль жюриын Россиянең танылган кинорежиссеры Владимир Хотиненко җитәкләячәк. Кызыл келәмнән ул хатыны, кино белгече Татьяна Яковлева белән үтәчәк.
Кинофестиваль ачылу тантанасын Алиса Судзиловская алып бара. Чакырылган кунаклар арасында Россия кинематографиясенең танылган вәкилләре Тимур Гарафетдинов, Александр Галибин, Наталья Варлей була, Фархад Махмутов, Иван Колесников, Елена Ксенофонтова, Станислав Бондаренколар бар.
Килергә ризалык биргән Максим Логашкин соңгы мизгелдә кинода төшү сәбәбе белән баш тарткан.
Гарәп дөньясында танылган шәхес – режиссер, актриса, продюсер Илһам Шахинның килүе дә Казан халкы өчен бүләк булачак дип ышана оештыручылар.
- 7 – 11 сентябрь көннәрендә Казан халыкара мөселман киносы фестивале үтә. Аның ачылу тантанасы иртәгә Казан Ратушасында була. Ябылу тантанасы – «Пирамида» күңел ачу үзәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз