news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казан халкына «Тәбриз» скверын төзекләндерү проекты тәкъдим ителә

3 июньдә казанлыларга «Тәбриз» скверын төзекләндерү проектын тәкъдим итәчәкләр. Очрашу җәмәгать белән фикер алышуларның дәвамы булачак, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Проектны эшләүче команда шәһәр халкы белән әңгәмәдә, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнгән яңартылган төзекләндерү концепциясен тәкъдим итәчәк, дип билгеләп үттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Очрашу 18:30 сәгатьтә «Тәбриз» скверында, Восстание һәм Декабристлар урамнары киселешендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Тәбриз» скверы 1949 елда төзелгән һәм җәяүлеләр агымы күп булган җирдә урнашуы аркасында дистә еллар дәвамында халык өчен җәлеп итүче урын булып кала.

2025 елда әлеге территория халыкның онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзекләндерү өчен сайланды. Сквер «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында торгызу өчен планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алуда җиңүче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot