Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Казан телеманарасы Россия флагы төсләре белән яктыртылачак
Иртәгә, 22 август — Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә Казан телеманарасы Россия триколоры төсләренә керәчәк. Утлы динамик бәйрәм тамашасы белән 19.30-23.00 сәгатьләрдә хозурланырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм иллюминациясе шулай ук Мәскәү, Белгород, Братск, Воронеж, Кызыл, Оренбург, Пермь, Пятигорск, Самара, Саратов, Тамбов, Тверь, Улан-Удэ, Чиләбе, Черкесск, Якутск, Ярославль һәм башка шәһәрләрдәге манараларда да кушылачак.
22 август көнне Казанда «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында һәм Казан циркы бинасы экраннарында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган котлау язулары белән Россия триколоры төсләрендәге тематик сурәтләр урнаштырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз