Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Кабан күле буенда Камал театрының архив спектакле күрсәтеләчәк
Иртәгә, 15 октябрьдә, Кабан күле яр буенда Г.Камал исемендәге театрның чираттагы архив спектаклен күрсәтү була. Шәһәр халкына «Ахырзаман» куелышын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы нигезендә куелган.
Киләсе тамашаны 22 октябрьдә күрсәтү планлаштырылган. Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ул көнне тамашачылар татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт язган ике пәрдәле көлкеле «Кыю кызлар» спектаклен күрә алачак.
Чараларның башлану вакыты – 18:30 сәгатьтә. Куелышлар татар телендә күрсәтелә һәм рус телендәге язмалар белән үрелеп барыла.
Кунакларны Мәрҗани урамы ягыннан К.Тинчурин исемендәге театр бинасы янындагы төшү юлында урнашкан урында көтәләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз