news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Екатеринбургта «Әлиф» спектаклен куючылар белән очрашу була

Иртәгә Екатеринбургка «Әлиф» спектаклен куючылар килә. «СВОЙ» Моноспектакльләр һәм театр дуэтлары фестивале 27 сентябрь көнне әлеге спектакльнең премьерасы белән ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

2018 елда «Әлиф» спектакле өчен милли премия алган Нурбәк Батулла, спектакльгә көй язган композитор Эльмир Низамов, вокалистлар Венера Шәйдуллина, Әдилә Мөбарәкова, София Озджан һәм музыкантлар Руслан Габитов, Айдар Закиров белән иҗади очрашу «Сабантуй» клубында узачак.

Команда спектакль турында сөйләячәк, тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак, диелә хәбәрдә.

Очрашу Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100