news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Чаллыда Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе узачак

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы иртәгә, 13 августта, Чаллы шәһәрендә, «Мастеровые» Рус драма театрында оештырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәнең төп темасы — «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка». Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, муниципаль район башлыклары, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot