Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Чаллы татар дәүләт драма театрының Башкортстан гастрольләре башлана
18-20 февральдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән бара. «Гастрольләр кысаларында ике спектакль тәкъдим ителәчәк», – дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Чаллы театры Башкортстанга ике спектакль алып килә. Тамашачыга театрның иң популяр спектакльләренең берсе булган, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе һәм Марсель Мөсәвировның «Өченче көн тоташ кар ява» театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә.
Спектакльләр Шаранның үзәк мәдәният йортында, Октябрьский шәһәре мәдәният йортында һәм Туймазы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Гастрольләр иртәгә Шаранда башлана. 19 февральдә - Октябрьский шәһәрендә, 20 февральдә Туймазыда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз