news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Иртәгә, 9 октябрьдә, Казанда VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра. Форум эшчәнлегендә катнашырга татар дөньясының иң актив каләм ияләре җыелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу планлаштырылган. Биредә төбәкләрдән килгән баш мөхәррирләрнең хисапларын тыңлау каралган.

10 октябрь көнне Татарстанның Әтнә районына сәфәр оештырыла. Журналистлар өчен район буйлап экскурсия һәм җирле җитәкчеләр белән очрашу уздырыла. Шулай ук алар Ш.Мәрҗани музеена, С.Хәким музеена һәм Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеткә сәяхәт кылачак.

11 октябрь көнне форумның ябылу тантанасы уза. «Хәбәр» журналистлар бәйгесе һәм «Мин – укытучы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100