Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Беларусь Милли китапханәсе Китап музеенда Халыкара Изге Коръән күргәзмәсе ачыла
17–19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә эш сәфәре белән барачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәрнең төп вакыйгаларының берсе — 18 ноябрьдә Беларусь Милли китапханәсенең Китап музеенда Халыкара Изге Коръән күргәзмәсен ачу тантанасы булачак.
Тантаналы ачылыштан соң күргәзмә белән танышу һәм музей экспозициясен карау планлаштырыла. Аннары «Изге Коръән һәм Беларусь мөселманнарының китап мирасы» темасына түгәрәк өстәл узачак.
Түгәрәк өстәл кысаларында Коръәннең белорус теленә тәрҗемәсе, 1686 елгы Минск тәфсиренең факсимиль басмасы тәкъдим ителәчәк, шулай ук тематик докладлар тыңланачак. Чарада рәсми затлар, дипломатик корпус вәкилләре һәм төрле дини конфессияләр вәкилләренең катнашуы көтелә. Шулай ук видео мөрәҗәгать тәкъдим итү һәм мөселман китап мирасын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу каралган.
Васил Шәйхразыевның эш сәфәре Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгыту, мәдәни хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук ике республикадагы иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар арасындагы багланышларны киңәйтү юлында чираттагы адым булачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз