news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «Алтын битлек» театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

Иртәгә «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта узачак. Тантана 14.00 сәгатьтә башлана.

«К.С. Станиславский һәм Вл.И Немировича-Данченко исемендәге музыкаль театрда узган тантана эфирына төрле сәгать поясларында яшәүче номинантлар кушыла алсын өчен шушы вакыт сайланды», дип хәбәр итә оештыручылар рәсми сайтта.

Трансляция фестивальнең рәсми сайты, VK социаль челтәрендә «Алтын битлек» аккаунты, digital партнер булган Okko онлайн-кинотеатры платформасы һәм социаль челтәрләре аша карап булачак.

Әлеге дәрәҗәле премиягә Татарстаннан ТЮЗ, Түбән Кама татар дәүләт театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакльләре, «Театр.Акт», «MOÑ» театраль мәйданчыгының эксперименталь спектакльләре дәгъва итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100