news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә +22 градуска кадәр җылы булачак

Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда һава торышы шактый җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада урыны белән яңгырлар явачак. Төбәкнең төньяк-көнбатышында, шул исәптән Казанда да яңгырлар көтелми. Төнлә һәм иртә белән томан төшәчәк. 

Татарстан буенча һава температурасы төнге сәгатьләрдә — 4-9 градус, көнчыгышта — +13 градус, башкалада +6 дан +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез +17, +22 градуска кадәр җылытачак (Казанда — +17, +19 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100