news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәнге сигезгә Урыссуда илледән артык кеше референдумда тавыш бирергә өлгергән

Сайлаучыларның күбесе үзара салым системасын хуплый.

(Ютазы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Бүген Урыссуда уза торган үзара салым буенча референдумда иртәнге сигезгә кадәр илледән артык кеше катнашырга өлгергән. Алар 2814 нчы, 2815 нчы, 2819 нчы номерлы сайлау участокларында тавышларын биргән. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы хәбәр итә. 
 
Референдумда катнашучыларның барысы да диярлек бистәне төзекләндерү өчен акчаларын бирергә риза икәннәрен белдергән.
 
Сайлаучылар арасында мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Рәсимә Булатова, мәдәният хезмәткәре Рим Нәфыйков, пенсионер Рузалия  Абдунагимова бар. Алар фикеренчә, үзара салым бик кирәкле һәм әһәмиятле чара. 
 
Кайберәүләр узара салымга карата тискәре фикердә булсалар да, төзекләндерелгән, чиста, матур бистәдә яшиселәре килә. Референдумда алар да үз тавышларын бирде, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100