news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.

Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган
Михаил Захаров/архив

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул сайлаучыларның 72,99 процент тавышын җыйган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында – КПРФ (10,58 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (3,68 процент).

«Россия коммунистлары» сайлаучыларның – 3,59, «Гадел Россия» - 3,89, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2,38, «Үсеш партиясе» 1,84 процент тавышын җыйган.

Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 миллион бюллетень алган, сайлаучыларга тавыш бирү урынында 1,9 миллион бюллетень бирелгән. Тавыш бирү урыныннан читтә гражданлык бурычын үтәгән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень тапшырылган.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot