news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Яшел Үзәндә балалар сырхауханәсе ачыла

Яңа медицина оешмасы сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнао Гарифуллина). Иртәгә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 1 нче балалар сырхауханәсе ачылачак. 

Яңа медицина оешмасы сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән.

Быел июль аенда төзелә башлаган сырхауханәне сафка бастыру өчен 326,1 млн сум акча сарыф ителгән. Финанс чаралары РФ бюджетыннан бүлеп бирелгән. 

Өч катлы бинаның мәйданы 3441,40 квадрат метр. Сырхауханәгә 11081 кеше беркетелгән. Балаларны 19 табиб һәм 63 урта персонал хезмәткәре дәвалаячак.

Беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча 2021 елда 39 объект төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot