news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Яңа Савин районында су бирү өлешчә туктатылачак

Сәбәбе – Ямашев проспекты буйлап салынган яңа су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыру

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Казанда Ямашев проспекты буйлап салынган яңа су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыру сәбәпле, 9 июньдә сәгать иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр Яңа Савин районына кергән кайбер йортларга су бирелмәячәк. Төгәлрәге, бу уңайсызлыклар түбәндәге йортларга кагыла:
- Лаврентьев ур., 2, 4, 8-а;
- Әмирхан проспекты, 2, 2-а, 3, 6, 6-а, 8-а, 10, 10-а, 14-а;
- Адорадский ур., 25, 25-а;
- Ямашев проспекты,74, 74-а, 76, 80-а.

Нәтиҗәдә, күп фатирлы 13 йорт, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы көне буена сусыз торачак.

 Шуны исәпкә алып, Әмирхан проспекты, 10 һәм Ямашев проспекты, 74 адреслары буенча су тутырылган автоцистерналар китертү күздә тотыла, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм шушы йортлардагы казанлыларга алдан ук су җыеп куярга кирәклеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot