news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә XXXI Нуриев фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлый

Билетларның бәясе 500 сумнан 3000 сумга кадәр.

Иртәгә XXXI Нуриев фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлый
Екатерина Красуцкая

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). 10-23 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә XXXI Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале узачак. Быел ул танылган биюченең тууына 80 ел булуга багышлана, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Фестиваль 10 май көнне Людвиг Минкус музыкасына яңа куелыштагы “Баядерка” балеты премьерасы белән ачыла.

Спектакльләргә билетлар 31 март көнне сатыла башлый. Аларны театр кассасында (10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр), Kassir.ru сайтында, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм таратучылардан алып булачак. Билетларның бәясе 500 сумнан 3000 сумга кадәр.

Фестивальнең афишасы белән театрның рәсми сайтында танышып була.

Искәртеп үтик, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале (Нуриев фестивале) – 1987 елдан башлап, Казанда ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелә торган балет фестивале.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100