Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә “ВолгаСтройЭкспо” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачыла
Быелгы чарада Россия шәһәрләреннән, шулай ук Алмания, Төркия, Финляндия, Украинадан 300 дән артык компания катнашырга теләк белдергән
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Иртәгә “Казан ярминкәсе”ндә “ВолгаСтройЭкспо” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе 15 нче тапкыр ишекләрен ачачак. РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы яклавында узучы бу чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Казан шәһәре мэриясе, Россия Төзүчеләр ассоциациясе, Россия Төзүчеләр, Проект оешмалары берлекләре, Архитектура-төзелеш һәм коммуналь комплекс предприятиеләре ассоциациясе булышлыгында оештырыла.
Ил һәм республика күләмендә төзелеш индустриясенең үзәк вакыйгасы булган бу күргәзмә масштаблылыгы белән аерылып тора. Быелгы чарада Россия шәһәрләреннән, шулай ук Алмания, Төркия, Финляндия, Украинадан 300 дән артык компания катнашырга теләк белдергән. Быел күргәзмәнең экспозициясе 3 павильонга урнашачак. Аның тематикасы гаять төрле: архитектура һәм проектлау, төзелештәге заманча технологияләр, төзелеш комплекслары, төзелеш-юл техникасы, инженерлык челтәрләре, төзелештә заманча материаллар һәм ресурслар саклау технологияләре, ландшафтлы архитектура, төзелештә экология, автоматлаштыру, хезмәт куркынычсызлыгы, инвестиция һәм инновация проектлары һ.б. Күргәзмәгә килүчеләр 4 көн дәвамында Казан, Татарстан, гомумән, Россиянең төзелеш базары хакында тулы күзаллау алачак.
Быелгы күргәзмәнең эшлекле программасында каралган төп чараларның берсе - Идел буе төзелеш комплексы җитәкчеләре өчен “Төзелеш комплексын тотрыклы үстерүгә күчерү стратегиясе” дигән төбәкара конференция. “Төзелеш индустриясе предприятиеләрен модернизацияләү-тармакның нәтиҗәле үсеше өчен нигез”, “Төзелеш тармагының үз-үзен җайга салуы.Үсеш перспективалары” дигән “түгәрәк өстәл” утырышлары да планлаштырыла. Моннан тыш, быелгы “ВолгаСтройЭкспо” кысаларында өченче тапкыр “Ягу, вентиляция, кондицияләү, җылылык һәм энергия белән тәэмин итү” дигән өченче Бөтенроссия конференциясе узачак. Ул төзелеш һәм инженерлык челтәрләре белән бәйле актуаль мәсьәләләргә багышлананачак (биналарны капиталь төзекләндергәндә энергия саклау чаралары, җылыту системаларын проектлау үзенчәлекләре, үз-үзен җайга салучы оешмаларның беренче эш нәтиҗәләре һ.б.).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз