news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә унберенчеләр математикадан Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

Имтихан тапшырырга теләүчеләрнең саны 30484кә җитә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 4 июньдә республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары математикадан Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.

Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый. Ә математикадан имтиханны 30484 укучы тапшырыр дип көтелә. Имтихан 4 сәгать дәвам итә. Математикадан сынау бирү республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысына да мәҗбүри куелган.

Иртәгә имтиханны, 11 нче сыйныфлардан тыш, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм махсус урта һөнәри уку йортлары укучылары, шулай ук урта (тулы) белемне чит илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә алучылар да тапшыра. Шуңа күрә сынау бирүчеләрнең саны быел мәктәп тәмамлаучыларның исәбеннән артып китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot