news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә «Туым жондозы» конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты онлайн-күрсәтелә

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты узачак. Гала-концертта бәйгенең төрле номинацияләрдәге беренче дәрәҗә лауреатлары катнаша, шулай ук бәйгенең алдагы ел лауреатлары һәм “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчеләре дә чакырулы, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәгълүмат өчен: “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә.

Конкурсның жюри рәисе – фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Гала-концерт “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша онлайн-күрсәтеләчәк.

Онлайн өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/152/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100