news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Тукай музеенда Туган тел көненә багышланган кичәдә "Казан егетләре" төркеме катнаша

Кичә кысаларында Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә 110 ел тулуга багышланган интерактив күргәзмә ачылачак.

Иртәгә Тукай музеенда Туган тел көненә багышланган кичәдә "Казан егетләре" төркеме катнаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә багышланган "И, туган тел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә "Казан егетләре" эстрада төркеме белән берлектә оештырыла. Чара 15.00 да башлана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова әйтте.

Кичә кысаларында Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә 110 ел тулуга багышланган интерактив күргәзмә ачылачак. Габдулла Тукай "Туган тел" шигырен 1909 елда язган.

Интерактив күргәзмә берничә мәйданчыкта узачак. «Туган тел» әдәби салонында Татарстан рәссамнарының Тукай образына багышланган картиналары, Г.Тукай шигыре белән бәйле аудио һәм видеоматериаллар: беренче публикацияләр, шигырьнең төрле вариантларда кулланышы, иллюстрацияләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең икенче өлеше социаль челтәрләрдә Г.Тукай әдәби музее битләрендә узачак. Күргәзмәдә теләге булган һәркем катнаша ала. "Туган тел" шигыренә рәсемнәр ясап, muztukay@mail.ru адресы буенча җибәрергә була. Рәсемнәрне музейның үзендә дә ясарга мөмкин.

Әдәби-музыкаль кичәдә язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.

1999 елдан ЮНЕСКО Генераль конференциясе инициативасы буенча бөтен дөньяда 21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу халыкара гуманитар оешма туган тел, милли тел һәм халыкара аралашу телләрен өйрәнүне алга сөрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100