Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Олимпия уеннарында катнашкан спортчылар хөрмәтләнәчәк
Призерлар белән матбугат конференциясе дә оештырылачак
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында, Лондонда Җәйге Олимпиадада Россия данын яклаган Татарстан спортчыларын хөрмәтләү тантанасы узачак. Алар катнашында журналистлар белән матбугат конференциясе дә оештырылачак.
Чарада ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ХХХ Олимпия уеннары призерлары Эльвира Хәсәнова, Камилла Гафурҗанова, Василий Мосин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм урынбасары Игорь Сивов катнашачак.
Сүз уңаеннан. Олимпиадада Татарстан спорт осталары гомуми копилкага 7 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медален салган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз