news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы узачак

Утырышта узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалачак

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 нчы февральдә 14 сәгатьтә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2015 нче елга каралган бурычларга багышланган коллегия утырышы узачак. ТР Фәннәр академиясе бинасында үткәреләчәк утырышта республика җитәкчелегенең дә катнашуы көтелә.
Коллегиягә кадәр рәсми затларның Җиңү проспекты, 85 нче йорт адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгенә баруы көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot