news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә ТР прокуратурасында – РФ прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары

Тантаналы чарага ТР җитәкчелеге чакырулы

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстан Республикасы прокуратурасында Россия Федерациясе прокуратура органнары оешуга 293 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

РФ прокуратурасы хезмәткәре көне уңаеннан оештырыла торган чаралар иртәнге сәгать 10 да ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Үзәк аппарат, шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре катнашындагы тантаналы җыеннан башланачак.

15 сәгатьтә бәйрәм чаралары программасы дәвам иттереләчәк. Тантанага ТР җитәкчелеге, республика дәүләт хакимияте, хокук саклау органнары җитәкчеләре, прокуратура органнары ветераннары чакырылган.

Прокуратураның алдынгы хезмәткәрләренә, шулай ук ветераннарга тантаналы рәвештә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot