Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә ТР Чакыру комиссиясе каршындагы хәрби тәрбия буенча координацияләү советы утырышы узачак
Утырыш ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында үтәчәк
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында ТР Чакыру комиссиясе каршындагы хәрби тәрбия буенча координацияләү советы утырышы узачак. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Координацияләү советы утырышы рәисе – ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты рәисе Әхәт Юлашев. Утырышта шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Андрей Кондратьев, ТР РОСТО (ДОСААФ) идарәсе рәисе урынбасары, Координацияләү советы рәистәше Любовь Фәтхуллина, “ТР Студентлар лигасы” иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашачак.
Утырыш программасында “Патриот” Республика спорт-патриотик үзәге” автоном учреждениесе директоры Дмитрий Литвиновның “ТР муниципаль берәмлекләренең клублары, патриотик тәрбия үзәкләре эше турындагы” доклады, ТР РОСТО (ДОСААФ) идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошинның “ТР муниципаль берәмлекләренең хәрби-чатыр лагерьләрендә җәйге патриотик сменалар үткәрү нәтиҗәләре турындагы”, ТР Хәрби Комиссариатының бүлек башлыгы Дмитрий Гурылевның “2012 нче елгы чакыру кампаниясе үзенчәлекләре турындагы” доклады каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз