news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә томан һәм бозлавык, дип кисәтә республика синоптиклары

Көндез республика буенча 0дән 5 градуска кадәр җылы

  (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал, бозлавык. Төнлә температура 0дән 5 градуска кадәр салкын була, көндез - 0дән 5 градуска кадәр җылы.

Төнлә Казанда 0-2 градус салкын, әмма көндез 2-4 градуска кадәр җылытачак. Яңгыр яварга мөмкин.

7 ноябрь төнендә республика буенча болытлы һава, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Температура 5 градуска кадәр салкын тәшкил итәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100