Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Әтнә районы Комырхуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге конференция уза
Конференциягә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылуга 100 ел тулуга бәйле рәвештә - туган телне саклау проблемалары, татар әдәбияты һәм тарихы, туган як экологиясе һәм географиясе, фол
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылуга 100 ел тулуга бәйле рәвештә - туган телне саклау проблемалары, татар әдәбияты һәм тарихы, туган як экологиясе һәм географиясе, фольклор, халык педагогикасы мәсьәләләре иртәгә - 26 февраль көнне Әтнә районының Комырхуҗа мәктәбендә узачак Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциягә чыгарыла.
Әлеге җыен 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасн тормышка ашыру, талантлы укучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, укучыларның эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырыла.
Конференция укучыларны педагог, мәгърифәтче, тарихчы һәм философ Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасы белән таныштыру; әхлакый кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә якынайту; фәнни тикшеренүләргә кызыксыну тудыру һәм башка максатларны күз алдында тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз