Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында 30 градус салкын булуы көтелә
Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә температура -21...-26 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак, диелгән идарә тармагы хәбәрендә.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -13..-18, көнчыгыш районнарда -22 градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз