news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанның барлык районнарында яңгыр көтелә

Һава температурасы Казанда 3 - 7 градус, Татарстанда 4 - 9 градус җылы булачак.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы.

Республикада урыны белән томан төшүе һәм яңгыр явуы көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Татарстанда һава температурасы төнлә – 3-8, көндез 10-15 градус җылы булачак. Казанда төнлә – 6-8, көндезге сәгатьләрдә 12-14 градус җылы булыр дип фараз кылына.

1 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Һава температурасы Казанда 3 - 7 градус, Татарстанда 4 - 9 градус җылы булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot